Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида юл-транспорт нәтиҗәсендә бала зыян күрде

Лениногорскида Чайковский урамы, 17 А йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта Лениногорск ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

 

7 август көнне көндезге 11ләр тирәсендә 43 яшьлек “Лада Гранта” машинасын йөртүче Гагарин урамыннан Чайковскийга таба хәрәкәт итә торган була.

Контрольлек ителми торган юл чатында, “Юл бир” дигән билгегә игътибар итмичә, юл чатына чыга. Бу вакытта Чайковский урамының төп юлы буенча Куйбышев урамына таба хәрәкәт итүче “Лифан” машинасы бара торган була. Юл чатында ике транспорт чарасы бәрелешә. “Лада Гранта” машинасы әйләнеп каплана. Аның пассажиры 2009 елгы бала җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында Чаллыга озатыла.

http://leninogorsk-rt.ru/news/sobytie-nedeli/v-leninogorske-proizoshlo-dorozhno-transportnoe-proisshestvie-v-rezultate-kotorogo-postradal-rebenok

фотолар: ЮХИДИ идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев