Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Машина йөртү таныклыгы алганда россиялеләрне алкоголизмга тикшерергә телиләр

Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр арасында медкомиссия үткәрү тәртибенә төзәтмәләр әзерләгән инде.

Машина йөртү таныклыклары алганда россиялеләрне даими рәвештә исерткеч эчемлекләр куллануга мәҗбүри тест тапшырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-наркологы Евгений Брюнга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр арасында медкомиссия үткәрү тәртибенә төзәтмәләр әзерләгән инде. Алар даими рәвештә алкоголь куллануга тест тапшыруны күздә тота.

«Без әле тагын тест нәтиҗәләре уңай булган очракта машина йөртү таныклыгын бирүне кичектерергә дә тәкъдим итәбез. Бер айдан соң кеше тестны яңадан уза алачак. Чөнки машина йөртү таныклыгы алудан бөтенләй тыю законга каршы килә», - диде Брюн.

Куркыныч җитештерү объектларына эшкә алганда да шундый ук тест кертергә тәкъдим итәләр. Әмма эш бирүчеләр әлегә бу мәсьәлә буенча хезмәттәшлек итәргә теләми, дип искәртте Брюн.

Нарколог ачыклык керткәнчә, бүгенге көндә үткәрелгән тикшеренүләр канда кеше соңгы ай дәвамында кулланган алкоголь һәм психоактив матдәләрнең барлык төрләрен дә ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта мондый тестларны корал йөртүгә белешмә алганда гына тапшырырга кирәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/08/189458/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев