Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Руль артына хәмер кулланганнан соң утырган лениногорскилы ханым кылган эшенә бик үкенгән

Лениногорск шәһәр суды шушы көннәрдә хәмер кулланган хәлдә руль артына утырган тагын берәүне машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

Урта яшьләрдәге Н. ханым алдагы көндә, таң алдыннан гына тәмамланган гаилә бәйрәменнән соң машинасына утырып юлга  чыккан. Шәһәр урамнарын патрульләүче  юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары  бу көнне күпчелек машиналарны туктатып тикшергән.  Н. ханым да алар кырыеннан утеп китә алмаган. 

Тышкы кыяфәтеннән  хәмер кулланганлыгы күзгә ташланып тормаса да, алкотестер промильләрнең чамадан тыш булуын күрсәткән. Җитди уйланып тормый гына рульгә утыруның нәтиҗәсе билгеле. Лениногорск шәһәр суды  Н. ханымны  1ел да алты айга машина белән идарә итү хокукыннан  тыю турында  карар чыгарган  һәм 30 мең сум күләмендә  штрафка тарткан.  

Үз гомерендә беренче тапкыр  мондый очракка юлыккан ханым, суд утырышында , штраф һәм йөртүдән мәхрүм ителүгә караганда, уйламыйча руль артына утырып  бу хәлне китереп чыгаруына көчлерәк кайгыруын, бик үкенүен белдергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X