Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Саламга тотынып судан чыгып булмый

Хәмер, сыра ише исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручы, ЮХИДИ инспекторларына эләккәч, үзен аклау өчен ни генә уйлап тапмый.

 Иң шаккаттырганы – үзеннән  алкоголь исе килеп торган машина йөртүченең аек булуын исбатларга маташуы.

Юл иминлеген саклаучыларга килеп капканнарның күбесе медицина экспертизасы үтүдән баш тарта. Бусы инде суга батучының саламга тотынып чыгарга теләгәне сыман. Алкоголь куллануны медицина тикшерүе ярдәмендә ачыклау турындагы таләптән баш тарткан өчен закон  җаваплылыгы каралган.  Еш кына руль артына эчеп утыручылар бу турыда онытып җибәрә. Июль аеның соңгы көннәрендә генә дә шундый берничә очрак булган. Аларның барсы да административ җаваплылык, штраф һәм  машина йөртү хокукыннан билгеле бер вакытка мәхрүм ителү белән төгәлләнгән.

    Юл иминлеге инспекциясе, шушы араларда гына,  алкогольле эчемлек кулланып  руль артына  утыруның 4 очрагын теркәде. Алар арасында хатын-кызлар булуы тагы да аянычрак хәл. Ни дисәң дә, гүзәл хатын-кызларыбызны  исерек шофер итеп түгел, киресенчә, мондый хәлләргә кискен каршы торучылар рәтендә күрәсебез килә. Ә Лениногорск судының район буенча 4 нче суд участогы, руль  артына  алкогольле эчемлек кулланганнан соң утырган 31 яшьлек хатын-кызны административ җаваплылыкка тартты.  Судта ул гаебен танып, аңлатма бирде. Әлеге ханым 30 мең сумнан колак какты,  ел ярымга идарә итү хокукы белән хушлашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев