Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Шөгерлеләр зарлана

Шөгер урамнарына тозлы су сибүне туктатырга вакыт. Урамнар тар, җәяүлеләр, балалар юл кырыйлап мәктәптән кайталар, КамАЗ машиналары тозлы суны балаларның өсләренә чәчерәтеп узалар.Көн саен балаларның киемнәрен юабыз. Бүген буран чыгарга торганда кем тозлы су сибә инде. Юлда тозлы кар боткасы, машина урысча әйткәндә "Неуправляемый" га әйләнә. Күрә торып, авария ситуациясе...

Шөгер урамнарына тозлы су сибүне туктатырга вакыт.

Урамнар тар, җәяүлеләр, балалар юл кырыйлап мәктәптән кайталар, КамАЗ машиналары тозлы суны балаларның өсләренә чәчерәтеп узалар.Көн саен балаларның киемнәрен юабыз. Бүген буран чыгарга торганда кем тозлы су сибә инде. Юлда тозлы кар боткасы, машина урысча әйткәндә "Неуправляемый" га әйләнә. Күрә торып, авария ситуациясе тудырыла бит. Келәүле районында тозлы ком да, тозлы су да сипмиләр, ә юллары чиста, бозлы да, карлы да түгел. Спиридоновка авылын узгач, ватык юл башлана, көн саен тозлы ком сибеп, юлда ботка хасил була, чокыр-чакырлар ачыла. Ватык юл кыш көне кар белән булса да тигезләнеп торсын инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев