Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстан юлында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган

Авария кичә 7 майда, кичке якта була.

Әгерҗе -Кызыл Бор трассасында KIA  һәм  Nissan автомобильләре бәрелешәләр. Бу хакта Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе  хәбәр итә.

KIA белән Nissan автомобильләре бәрелешкәннән соң, япон машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм янган.

Агентлыкка республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичке сәгать җиденчедә Әгерҗе-Красный Бор автоюлының 47нче чакрымында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Nissan автомобиле йөртүчесе алдагы машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан һәм KIA белән бәрелешкән.

Шаһитлар сөйләвенчә, һәлакәттә KIA автомобилендәге хатын-кыз һәм аның ике баласы, шулай ук Nissan белән идарә итүче ир-ат үлгән.

«Һәлак булган хатын-кызның балаларының берсенә өч яшь, икенчесенә 7 яшь тирәсе. Хатын-кызның үзенә 30-35 яшь. Моннан тыш, KIA автомобилендәге ир-ат зыян күргән, ул кулы авыртуга зарланды», — диде фаҗига шаһитлары.

Агентлыкка соңрак билгеле булганча, KIA белән 30 яшьлек хатын-кыз идарә иткән, аның балалары — кызына 9 яшь һәм улына 3 яшь. Nissan автомобиленең 26 яшьлек йөртүчесе үлгән, ул Удмуртиядә яшәүче булган. 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://media.mvd.ru/files/video/2132812