Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда җиңел машина күпердән очып төшеп, ике кеше һәлак булган

Машина металл киртә-чикләгечкә бәрелеп, канауга әйләнеп капланган. Татарстанның Кайбыч районында җиңел машина күпердән түбән төшеп әйләнеп капланган, 2 кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗига алдагы көнне Кайбыч - Куланга трассасында булган. "ВАЗ-2115" белән идарә иткән ир күпергә кергәндә иминлек тәэмин итәрдлек тизлек...

Машина металл киртә-чикләгечкә бәрелеп, канауга әйләнеп капланган.
Татарстанның Кайбыч районында җиңел машина күпердән түбән төшеп әйләнеп капланган, 2 кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига алдагы көнне Кайбыч - Куланга трассасында булган. "ВАЗ-2115" белән идарә иткән ир күпергә кергәндә иминлек тәэмин итәрдлек тизлек сайламаган, каршы як юлга чыгып, металл койма-чикләгечкә бәрелгән, нәтиҗәдә, канауга әйләнеп капланган.
Рульдагы 43 яшьлек кеше белән 28 яшьлек пассажирның шунда гомере өзелгән. Ир-егетләрнең икесе дә куркынычсызлык каешлары белән эләктерелмәгән булган.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: с моста