Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда ике укучы җиңел машина астына эләккән

Юл-транспорт һәлакәтләре узган якшәмбедә шәһәрнең Мәскәү һәм Совет районнарында булган.

Казанда бер көн эчендә берьюлы ике укучы җиңел машина көпчәкләре астына эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Алдагы көнне 13.15 сәгатьтә «Лада Калина» автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе Ибраһимов проспекты буенча 63а номерлы йорт каршында, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм тиешсез урыннан юл аркылы чыгучы 16 яшьлек укучыны бәрдергән», - диделәр ЮХИДИдә.
«Ашыгыч ярдәм» табиблары яшүсмернең аяклары зыян күрүен билгеләгән.

Сәгать ярымнан соң Максимов урамында тагын бер «Лада Калина»ның 29 яшьлек шоферы юл аша «кызыл утта» йөгереп чыгучы укучыны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмернең башы бәрелгән һәм аяклары сыдырылган.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев