Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда машина бәрдергән 15 яшьлек кыз хастаханәсендә үлгән

Каазанда Ершов һәм Курашов урамнары киселешендә светофорның рөхсәт итүче сигналында юл аша чыгучы кызны чит ил машинасын йөртүче бәрдергән.

Казанның Вахитов районында җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 15 яшьлек кыз бала кичә кич белән хастаханәдә үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» элек 10 мартта Ершов һәм Курашов урамнары киселешендә «Фольксваген» йөртүчесе светофорның тыелган сигналына чыгып, 15 яшьлек кызны бәрдергәнлеген, шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урыныннан китеп барганлыгын хәбәр иткән иде. Кызны 7нче шәһәр хастаханәсенә кома хәлендә китергәннәр.

Хокук сакчылары ачыклаганча, автомобиль хуҗасы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде. Ир-атка карата юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган һәм автомобиль белән рөхсәтсез идарә иткән өчен ике административ эш кузгатылган булган. Кыз бала вафат булу сәбәпле, гаепләү маддәсе үзгәртеләчәк. 
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182938/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев