Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган

Һәлакәт бүген иртән “Волга” М7 юлының 861нче чакрымында булган.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Татарстанда “Лада” автомобиле Белгород өлкәсеннән килгән фура белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесенең аягы сынган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына М7 юлының 861нче чакрымында Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте турында 10.04 сәгатьтә хәбәр килгән.

“Лада Приора” җиңел машина йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм “Рено” фурасы белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, фура юл кырыена төшкән, ә “Лада” юлның икенче ягына борылып киткән.

Һәлакәт аркасында җиңел машинаның 38 яшьлек йөртүчесе аягын сындырган һәм имгәнүләр алган. “Шәле” патруль пост хезмәтенең аерым посты хезмәткәрләре җимерек автомобильнең аккумляторын сүндергән һәм зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Ир-атны Казан хастаханәсенә озатканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев