Заман сулышы

Татарстанда юл һәлакәтендә ир-ат белән хатын кыз һәлак булган

Авария М7 трассасында Бикбау авылы борылышыннан ерактүгел килеп чыккан.

Минзәлә районында фура һәм фургон бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Кадрларда күренгәнчә, бәрелешү аркасында фургон тулысынча изелеп бетә, ә фура юл кырыена төшеп әйләнә.

Беренче мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә фургон пассажирлары - ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: