Тимер юл переездында поезд машинаны изгән
Чуашиядә Мәскәү-Казан пассажир поезды Mercedes җиңел автомобилен бәргән. Ул тимер юлда батып калган була. Берәү дә зыян күрмәгән. Кешеләре машинадан чыгарга өлгергән.
Бу хәл 25 март төнендә Канаш районында Кармамеи авылы яныда көйләнми торган тимер юл переездында була, дип хәбәр итә Чуашиянең Эчке эшләр министрлыгы. 20 яшьлек Mercedes машинасы йөртүчесе сүзләренә караганда, переездга 22:20 тирәсендә семафорның узырга ярый дигән сигналы кабынганчы кергән һәм баткан.
РФнең МВД матбугат-хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев