Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Тротуардан барган машина йөртүчесенә штраф салынган

Машина йөртүчесен берничә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен җаваплылыкка тартканнар.

Казанда, берничә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, «бөкене» тротуар аша урап узган егетне социаль челтәрләрдәге видео ярдәмендә штрафка тартканнар. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«12 апрель көнне социаль челтәрләрдә Залесный бистәсендә җиңел машина йөртүченең, «бөкене» урап узып, тротуар буйлап хәрәкәт иткән видеосын урнаштырдылар. Әлеге видео ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене ачыклады, ул шунда яшәүче 21 яшьлек кеше булып чыкты», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Яшь кешене тротуар буенча хәрәкәт иткән өчен, шулай ук тонировка, автомобиль конструкциясен бозган һәм каршы як полосага чыккан өчен административ җаваплылыкка тартканнар.
 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев