Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Яшел Үзән районында фура белән һәлакәттә җиңел машинада дүрт кеше кысылып үлгән

(Казан, 28 август, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында фура белән һәлакәттә җиңел машинада дүрт кеше кысылып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Һәлакәт М7 юлының 753нче километрында Исаково авылы янында килеп чыккан.

Чувашия номерлары белән “Лада Ларгус” йөк фурасы артыннан барган. Бер мизгелдә фура тизлеген киметә башлаган, ә аның артыннан килүче автовоз тормозга басарга өлгермәгән һәм җиңел машинаны сыткан. Һәлакәттә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз урында ук үлгән. Тагын бер хатын-кызны аягы сынып Казан хастаханәләренең берсенә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте урынында 154нче номерлы һәм 2нче зона янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшли.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170511/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев