Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск ЮХИДИ инспекторлары "Җәяүле" рейды үткәрде

Юлда йөргәндә бәлага юлыкмас өчен җәяүле кеше үзе дә кагыйдәләрне бозмаска тиеш. Үз сәламәтлегең турында кайгыртуны бары тик машина йөртүчеләргә генә йөкләп калдыру олы фаҗигалар тудыра.

 Юлда йөргәндә игътибарсызлык күрсәтү яхшыга илтми. Бигрәк тә караңгы вакытта, күз күреме начар булганда, руль артындагы кеше мине әллә кайдан күреп тора дип, ышанырга ярамый.

 Шуңа күрә торак пунктлар эчендә караңгыда җәяү йөргәндә, киемдә яктылыкны кире кайтаручы(световозвращающий) элемент булдыру тәгъдим ителә.  Ә торак пункттан читкә чыгып җәяү хәрәкәт иткәндә, өс яки аяк киемендә  мондый элементның булуы мәҗбүри. Административ хокук бозулар кодексы буенча, бу кагыйдәне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.

   Лениногорскиның ЮХИДИ инспекторлары күптән түгел “Җәяүле” профилактик рейды үткәрделәр.  Инспекторлар  җәяүлеләр катнашында һәм аларның гаебе белән килеп чыккан юл-транспортт һәлакәтләренең  артуы  турында әйтәләр. Профилактика рейды барышында юл иминлеге кагыйдәләрен бозган 7 кешегә карата карар төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев