Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Үзен начар хис иткән машина йөртүче алты машинаны бәрдерә һәм үзе хастаханәдә үлә

 Казанда "Форд” машинасы йөртүчесе, үзен начар хис итеп, берничә машинаны бәрдергән һәм соңрак хастаханәдә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

 

Һәлакәт бүген иртән “Бакчалар” (“Сады”) җәмәгать транспорты тукталышы янында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Форд” машинасы, юл кырыена чыгып китеп, берничә машинаны бәрдергән.

Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеоязмадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә кимендә алты машина зыян күргән.

Агентлыкка шәхси чыганак хәбәр итүенчә, машина йөртүченең хроник авыру өянәге башланган, үзен начар хис иткән. Ир-ат идарәне югалтып, һәлакәт китереп чыгарган.

“Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә "Форд” машинасы йөртүченең башы җәрәхәтләнүдән хастаханәдә үлүен әйттеләр. Әлеге һәлакәттә зыян күргән тагын ике кеше хастаханәдә ятудан баш тарткан.

Фото: соцсеть
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/03/176339/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев