Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Камыр эчендә жульен рецепты

Кирәк булачак: гөмбә, суган, каймак, сыер мае, тоз, тәмләткечләр, сыр.

Гөмбәне һәм суганны ваклап турыйбыз.Суганны сыер маенда кыздырып алабыз, гөмбә кушабыз, салмак утта 15-20 минут пешерәбез.

Тоз һәм тәмләткечләр сибәбез, каймак өстибез һәм тагын 3 минут пешерәбез. Эчлек әзер.

Камырны кыстыбыйга ясаган кебек ясыйбыз. Камырны җәябез, тәлинкә ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез, эчлек салабыз һәм үзебезгә охшаган формада кәрзиннәр ясыйбыз.

Эченә бераз гына сыер мае салып, кәрзиннәрне уылган сыр белән каплыйбыз.

Кызган духовкада пешерәбез.

https://tatvestnik-t.ru/articles/ash-su-retseptlary/2020-07-03/kamyr-echend-zhulien-retsepty-884833

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камыр эчендә жульен рецепты