Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Эш һәм ялны бергә бәйләп

Авыл хуҗалыгы тармагында елның һәр фасылында эш җитәрлек. Менә әле Яңа ел каникуллары вакытында да авыл хуҗалыгы идарәсенең актлар залына хуҗалыкларның баш бухгалтерлары, баш икътисадчылар, идарә белгечләре, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре киңәшмәгә җыелды. Аның беренче өлеше күңелле мизгелдән башланып китте. "Чулпан" җәмгыятенең (Яңа Чыршылы) баш бухгалтеры Мөхтәрәмә Вахитованы 60 яшьлек юбилее...

Авыл хуҗалыгы тармагында елның һәр фасылында эш җитәрлек. Менә әле Яңа ел каникуллары вакытында да авыл хуҗалыгы идарәсенең актлар залына хуҗалыкларның баш бухгалтерлары, баш икътисадчылар, идарә белгечләре, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре киңәшмәгә җыелды.

Аның беренче өлеше күңелле мизгелдән башланып китте. "Чулпан" җәмгыятенең (Яңа Чыршылы) баш бухгалтеры Мөхтәрәмә Вахитованы 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Аның хезмәт стажы - 40 елдан артык. Әйтергә генә ансат, аңа күпме авырлык, сынаулар аша узарга туры килгәндер. Мөхтәрәмә Фәрраховна хезмәт юлын 1971 елда авыл Советыннан башлый, ә 2006 елның июнендә "Чулпан" җәмгыяте оешкач, анда баш бухгалтер вазифасына керешә. "Эшен вакытында һәм төгәл башкара", дип билгеләп үттеләр идарә бухгалтериясендә.
Идарә начальнигы Дамир Миңнебаев муниципаль район башлыгы, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән Мөхтәрәмә Вахитовага Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләк тапшырды. Район агропромышленносте профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов юбилярның профсоюз өлкәсе буенча актив эш алып баруын ассызыклады. Димәк, һәркайда җитеш, өлгер, тырыш икән Мөхтәрәмә апа.
Хәзер бухгалтерларның кәгазь эченә чумып утырган чагы, ягъни еллык отчет чоры. Игътибарлык таләп итә торган чак. Әнә шуны күздә тотып, киңәшмәнең икенче өлеше еллык отчетлар төзү буенча хуҗалыкларга мәгълүматлар тапшыру, программаларын аңлату формасында узды. Чөнки хәзер әлеге өлкәдә көн саен диярлек яңалык, шуңа аңлату дәресләре алсаң, бер дә комачау итми. Пенсия фонды идарәсеннән килгән белгеч Р.Хәйруллина да отчет төзү тәртипләре турында мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X