Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида алдынгы комбайнчылар билгеләнде

Чәршәмбе көнне районда "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенә йомгак ясалды. "Лениногорская" агрофирмасы" кырларында көзге арышның уңышы 19 центнер, тритикале - 17, көзге бодай 18 центнер тәшкил иткән. Биредә алдынгылыкка комбайнчы Анатолий Звонарев чыкты. Ул бер атна эчендә 2 мең 692 центнер бөртеклеләр суктырган. Әлеге урак аның өчен бишенчесе. Самара якларыннан килгән...

Чәршәмбе көнне районда "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенә йомгак ясалды.


"Лениногорская" агрофирмасы" кырларында көзге арышның уңышы 19 центнер, тритикале - 17, көзге бодай 18 центнер тәшкил иткән. Биредә алдынгылыкка комбайнчы Анатолий Звонарев чыкты. Ул бер атна эчендә 2 мең 692 центнер бөртеклеләр суктырган. Әлеге урак аның өчен бишенчесе. Самара якларыннан килгән комбайнчының эш стажы 30 елдан артык инде.
- Һава торышы яхшы булса, көненә биш йөз центнерлап суктырырга була. Уҗымнарның уңышы бик начар дип әйтмәс идем. Елына күрә зарланып булмый. Комбайн ярыйсы гына эшләп тора, ашату әйбәт, тиз арада уракны тәмамларбыз, - ди. Ярдәмчесе Дмитрий Данилов белән икәү иртәдән караңгыга кадәр КЗС-12 комбайнында эшлиләр.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов игенчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, исән-сау эшләүләрен теләп, Анатолийга күчмә байрак һәм премия тапшырдылар.
Икенче төркемдәге комбайнчы "Ленин" хуҗалыгыннан - Ирек Иванов. Ул КЗС-7 "кыр корабы" белән бер атна эчендә 1 мең 271 центнер бөртеклеләр суктырган. Әле өченче сезон гына комбайнга утырса да, техника ят түгел аңа.
- Кечкенә вакытта ярдәмче булып эшләгән идем. Эшнең авырлыгы сизелми, комбайн ватылып интектерми. Кайбер вакытта көненә 15 бункерны икмәк белән тутырырга була, - ди.
20 елдан эш стажы булган Федотовка механизаторы урак беткәч тә буш тормый, ДТ, МТЗ тракторлары белән хуҗалыкта эш табыла.
Куәтле комбайннар арасындагы төркемдә алдынгылыкны "Хәйретдинов Н. Л." фермер хуҗалыгыннан "Джон-Дир"да эшләүче Виктор Богачев алган. Аны бер көн алдан барып котлаганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайн

2
X