Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда 2724,4 тонна сөт савылган

Узган тәүлектә Татарстанда 2724,4 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 136,7 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Министрлык китергән мәгълүматларга караганда, озак вакыт аралыгында беренче тапкыр әлеге продукцияне җитештерүдә алга китеш сизелә. Әйтик, агымдагы ай башында савым күләме 5,8 тоннага...

Узган тәүлектә Татарстанда 2724,4 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 136,7 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Министрлык китергән мәгълүматларга караганда, озак вакыт аралыгында беренче тапкыр әлеге продукцияне җитештерүдә алга китеш сизелә. Әйтик, агымдагы ай башында савым күләме 5,8 тоннага арткан, ә күптән түгел генә кимү күзәтелгән иде. Шулай ук алдагы көн белән чагыштырган вакытта да 0,1 тоннага артым бар.
Республиканың 14 районы элеккечә үк бу өлкәдә артта сөйрәлүчеләр рәтендә. Бу - Питрәч, Баулы, Алекссевск, Сарман, Бөгелмә, Лениногорск һәм башка кайбер районнар. Аларда узган тәүлектә 8,4тән алып 76,8 тоннага кадәр сөт савып алынган.
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев