Тиешле канун проектын республика Дәүләт Советы утырышында тәкъдим иттеләр.
Татарстанда Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр категориясенә күчереләчәк.
Документны Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәкъдим итте, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Җир кишәрлекләрен күчерү нефть чыгару оешмалары объектларын урнаштыру өчен кирәк. Алар Татарстанның Территориаль планлаштыру схемасында каралган.
Канун проекты Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының уңай бәяләмәсен алды.
Вести-Татарстан
Нет комментариев