Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бизнес леди булган, имеш

«Вәжний» гына (якынча 20-25 кило булыр) йөк төялгән ике тәгәрмәчле арбаны тартып, шәһәрнең туберкулез диспансеры янәшәсендәге автобус тукталышына якынлашып киләм. Байтак тәпиләргә туры килде шул. Хәтта нык кына тирләтте дә... Еш кына кулъяулык белән маңгай-муен тирәләрен сөртеп алам. Автозаправка белән автобус тукталышы арасындагы урталыкта, бөтен хәрәкәтне диярлек томалап ике машина...

«Вәжний» гына (якынча 20-25 кило булыр) йөк төялгән ике тәгәрмәчле арбаны тартып, шәһәрнең туберкулез диспансеры янәшәсендәге автобус тукталышына якынлашып киләм. Байтак тәпиләргә туры килде шул. Хәтта нык кына тирләтте дә... Еш кына кулъяулык белән маңгай-муен тирәләрен сөртеп алам.


Автозаправка белән автобус тукталышы арасындагы урталыкта, бөтен хәрәкәтне диярлек томалап ике машина тора. 14 нче модель «Жигули» янында ике ханым, ә бәясе миллион сумнан артык «иномарка» янында ике ир-ат заты кызу-кызу бәхәсләшә. Күренеп тора: «Стрелка» өчен бу урынны махсус сайлаганнар.
«ВАЗ-21014» автомашинасының хуҗасын мин күптән беләм. Аны танып алгач, сөенеп куйдым. Автобус көткәнче, машинага утырып кына шәһәргә төшәрмен, дим. Килеп җитәргә 20 метр ара калгандыр, таныш хатыным кинәт кенә миңа арты белән борылды. Сизәм, мине танымаганга салыша, икенче хатынга нидер аңлатыпмы-аңлата. Арты белән борылгач, килеп сүз ката алмыйм бит инде. Көферлеге үзенә булсын. Дәшмичә генә алар яныннан узып, тукталыштагы эскәмиягә барып утырдым. Үзем танышымны күзәтәм. Бу очракта мин аның каршына килеп чыктым булып чыга бит. Шуны сизеп, танышым бөтенләй икенче якка борылып басты. 15-20 минут вакыт үткәндер. Ул да түгел, танышым кинәт кенә руль артына кереп утырды да, җәһәт кенә урыныннан кузгалды. Бераздан ул Октябрь урамы буйлап аска төшеп тә китте. Тәки утыртмады дип, күңелемнән әрли-әрли автобус килгәнне көтәм. Нишләмәк кирәк, көтәм инде: зур капчыклы арба арт санга баса бит. Ниһаять, автобус килде. Борылып, тукталыш янәшәсендә туктарга ниятләгән иде, теге кыйммәтле «иномарка» юл өстендә тора. Автобус шоферы сигнал биреп, үз ниятен аңлатырга тырышса да, бот буйлы «крутой» («иномарка» хуҗасы) сигналны колагына да элеп карамады. Шофер автобусын бөтенләй читтә, пассажирларга шактый уңайсыз булган урынга туктатырга мәҗбүр булды. Юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучы берничә мәгънәсез затның менә шундый кыланмышларына шаһит булган мин-фәкыйрегез, ниһаять, автобуска утырып, шәһәргә юл алды.
...Әлеге очрактан соң, берничә көн вакыт үткәндер. Теге таныш ханым белән кабат очраштым. Дөресрәге, әлеге очрашу көтмәгәндә килеп чыкты. Бу юлы ул үзе минем ярдәмгә мохтаҗ иде. Минем тарафтан алдан ук кисәтелгән ир-атлар белән беррәттән, мин дә аның янәшәдә икәнлеген күрмәмешкә салыштык. Ярдәм сорап кычкыргач, бу урынны бөтенләй ташлап киттек. Бизнес леди булдым дигәч тә, аңа кәпрәергә яраганны, безгә дә ярый торгандыр ул. Үзең ничек, без дә шулай, дидек. Кыскасы, баш на баш! Күрше бабай әйтмешли, ханум, избини! Горурлык дигәне - ул бездә дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: леди