Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Фатир сайладылар

Мэриядә "Ветераннарга - торак" федераль программасы нигезендә, чиратта торучы ветераннарга шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов фатир алу өчен документ тапшырды. -Республика тарафыннан кабул ителгән "Ветераннарга - торак" программасы алга таба дәвам итә. Федераль бюджеттан акчалар килә, ә без, үз чиратыбызда, торак йортларны төзеп, хөрмәтле ветераннарыбызга тапшырабыз. Бар уңайлыклары булган...

Мэриядә "Ветераннарга - торак" федераль программасы нигезендә, чиратта торучы ветераннарга шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов фатир алу өчен документ тапшырды.


-Республика тарафыннан кабул ителгән "Ветераннарга - торак" программасы алга таба дәвам итә. Федераль бюджеттан акчалар килә, ә без, үз чиратыбызда, торак йортларны төзеп, хөрмәтле ветераннарыбызга тапшырабыз. Бар уңайлыклары булган фатирларда үзегез яисә бала-оныкларыгыз белән рәхәтләнеп яшәрсез. Ә фатир ачкычларын соңрак, йортны төзеп тапшырганда бирербез. Иң мөһиме - сезнең кулда торак алу өчен рәсми кәгазь булу,- диде шәһәр мэры. Аннары һәрбер ветеран янына барып, ә алар 17әү иде, кулларына әлеге документны тапшырды.
Башкарма комитетның торак фондын исәпкә алу буенча баш белгече Елена Романеева бирелгән кәгазь белән башта кая барырга, аннары нишләргә икәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Садовая урамы, 6 нчы йорт адресы буенча 30 фатирга исәпләнгән (барысы да бер бүлмәле) йорт төзелә. Менә шушы йорттагы фатир номерларын жирәбәгә салып, ветераннар үзләренә булачак фатирны сайлады.
Әлбәттә, барысын да "Йортны кайчан тапшыралар?" дигән сорау кызыксындыра. Программа буенча торакны "ЛенИнвестСтрой" ( "ЛИС") җәмгыяте төзи. Директоры Фердинас Халитов сүзләренчә, йортны тапшыру җылыту сезоны башланыр алдыннан, сентябрь-октябрь айларына планлаштырыла.
Яңа Иштирәктән Миңнур апа Вәлиуллина да (фотода - сулда) фатир бирелү турында документлы булды. Тантанадан соң, хис-кичерешләре белән уртаклашты:
-Мин - тыл ветераны. Сугыш вакытында бик күп авырлыклар күрдек. Хәзер, Аллага шөкер, дөньялар матур, тыныч. Хөкүмәтебезгә, җитәкчеләргә зур рәхмәт, безгә фатирлар биреп шатландырганнары өчен. Мин бик шат, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераннарга – торак