Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Үткән гомер – аккан сулардай

Яшьтән эш яратып үскәнгәдер, хәзер дә ул бер минут та тик утырмый. Әле бер туганының хәлен барып белә, әле икенче туганына ярдәм кулы суза. Алар өчен бүген ул - әни урынына. Сүзем - Яңа Шөгер авылында яшәп, бүгенге көндә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әгъян Хәләфетдин кызы Насыйрҗанова турында....

Яшьтән эш яратып үскәнгәдер, хәзер дә ул бер минут та тик утырмый. Әле бер туганының хәлен барып белә, әле икенче туганына ярдәм кулы суза. Алар өчен бүген ул - әни урынына.

Сүзем - Яңа Шөгер авылында яшәп, бүгенге көндә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әгъян Хәләфетдин кызы Насыйрҗанова турында. Гаиләдә олы бала булып туганнарга, үз эне-сеңелләрен үстерешү, ата-ананың уң кулы булу ул чордагыларның һәркайсына хас сыйфат. Ә бит аңа узган гомере эчендә бала югалту хәсрәтен дә, толлык ачысын да, сугыш еллары авырлыгын да татырга туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли, аның өчен ир-ат эше дә, хатын-кыз эше дә бертигез.
Кышкы озын кичләрдә туганнарына, аларның балаларына җылы бияләй-оекбашлар бәйли. Күңеле тулып китсә, кулына кыңгыраулы тальян гармунын алып, барлык моң-сагышларын тарата, яшьлегенә кайтып килә. Их, ул яшьлек! Ач-ялангач булсалар да, хәзерге яшьләргә үрнәк итеп сөйләрдәй истәлекләре бик күп шул: гармун белән кичке уеннар, аулак өй, өмә, кич утырулар дисеңме! Кояш белән бергә торып кырда эшләү, урман кисү, кирпеч сугулар. Болар барысы да хәзерге яшьләр өчен ерактагы бер әкият кенә булып калды.
Әгъян апага карасаң - һич кенә дә сигез дистәне түгәрәкләгән димәссең: җитез адым, елмаюлы йөз, ягымлы җылы караш. Уйсу җиргә су җыелган сыман, бәйрәм һәм ял көннәрендә аның өенә җыелабыз. Аның мәгънәле сүзе-киңәше, кайнар кочагының җылысы барыбызга да җитә.
Киләчәктә дә безгә терәк булып, озын-озак яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей

2
X