Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Туар таңга өмет белән карап

Мөэмин-Каратайда 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган авыл җыены узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова ел эчендә башкарылган эшләргә төпле анализ ясады: -Мөэмин-Каратай авылы территориясендә 324 кеше яши, шуның 241е - сайлаучы яшендә. Лаеклы ялдагылары - 102, мәктәп яшендәге укучылар һәм студентлар...

Мөэмин-Каратайда 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган авыл җыены узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова ел эчендә башкарылган эшләргә төпле анализ ясады:
-Мөэмин-Каратай авылы территориясендә 324 кеше яши, шуның 241е - сайлаучы яшендә. Лаеклы ялдагылары - 102, мәктәп яшендәге укучылар һәм студентлар - 44, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 21, беркайда да эшләмәүчеләр - 22, бюджет хезмәтендәгеләр - 15 кеше. Бездә, башка авыллардан аермалы буларак, өч сугыш ветераны исән-имин көн итә. Ватан сугышында ирләрен югалткан 8 тол ана - безнең арабызда. 11 егет армия сафларына барырга әзерләнә. Мал саны кимүгә бара. Мөгезле эре терлекләр - 56 баш, шуларның 31е - савым сыеры, атлар - 7, сарыклар - 110, авыл күрке - кәҗәләр 7 баш асрала. Шәхси хуҗалыкларда малларны арттыруга һәм үстерүгә ярдәм итүче программалар үз көчендә калуын, гаилә фермаларын оештыру тәртибе белән таныштырып үтте авыл җирлеге башлыгы. Райондагы фермер Фәнзәт Хәбибуллин үрнәген мисал итеп китерде.
2011 ел эчендә бер баш сыерга 2 мең 850 сумнан исәпләп, барлыгы 97 мең 750 сум субсидия алынган.
-Бу безгә бик нык ярдәм итте, - диде Әнисә Атласовна. -Ел уңышлы килгәнлектән, сала халкы печәнне, терлек азыгын, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне мулдан хәстәрләде. "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте халыкны бушка кирәк кадәр салам белән тәэмин итте. Авыл кешесенең көнкүреш шартлары яхшыра бара. Кайсы гына йортка игътибар итсәгез дә, ишек алларында җиңел машина бар. Өйләребез җылы, якты, газ, су бар. Шушы рәхәт, тыныч тормышны биргән сугыш һәм хезмәт ветераннарын, тол аналарны онытмыйк. Бер-беребезгә кадер-хөрмәт күрсәтеп, бердәм яшик,- дип тәмамлады чыгышын.
Авыл ветераннар советы рәисе Рәис Сәхапов өлкән яшьтәгеләрнең мәнфәгатен кайгыртып, байтак гамәлләр тормышка ашырылганлыгы турында сөйләде. Өлкәннәр көне, Ватанны саклаучылар, Җиңү бәйрәме һәм башка истәлекле көннәрдә чаралар оештырылган. Рәис ага үзе дә Мәдәният йортына җыеп, Корбан ашы уздырды. "Лениногорская"агрофирмасы" җитәкчесе Солтан Шәйхуллин мәчеткә газ миче алыр өчен 15 мең күләмендә акча бүлеп биргән. Ә "Бәкер" шифаханәсе баш табибы Фаяз Ибраһимов мәчет идәненә җәяргә 14 мең сумлык җылытылган линолеум алырга ярдәм итте.
Мөэмин-Каратайның үзәгендә Бөек Ватан сугышында яу кырында калганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл авылның хәтерен яңартып тора. Менә аның янәшәсендә тол аналар хөрмәтенә, аларның тылдагы батырлыгын истә тотып, аерым һәйкәл төзү мәсьәләсе кузгатылды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бүген дә, иртәгә дә авылларны саклап калуга зур игътибар бирәчәген әйтеп китте, әлеге максаттан нәрсә эшләргә кирәклеген дә искәртте. Авылдагы һәр башлангычка хакимияттән кулдан килгәнчә ярдәм булачагын әйтте. Мөэмин-каратайлылар аңа байтак кына сораулар да яудырды. Алар пай җирләре, мәктәп, балалар бакчасы, фермаларны тернәкләндерү, урамнардагы яктылык, юллар сыйфаты хакында иде. Клуб түбәсеннән су үткәнлектән, ремонт буенча да мөрәҗәгать иттек. Рәгать Галиәгъзам улы әлеге мәсьәләнең хәл ителәчәген ышандырды.
Җыен оешкан төстә, авыл халкының җан җылысы белән үрелеп барды. Әнисә Ханнанова авыл өчен җан атучы, җигелеп тарта торган шәхес. Без аны яратабыз, шундый җитәкчебез белән горурланабыз. Җыенда аңа ап-ак чәчәкләр бәйләме бүләк иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев