Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләгән.
Ислам традициясе нигезендә, җәннәткә беренче булып хатын-кыз керәчәк.
Бу – фиргәвеннең хатыны Асия булачак. Ул, иреннән аермалы буларак, Аллаһтан курка торган булган.
«Без еш кына исламның хатын-кызларга ниндидер тискәре дөрес түгел карашта булуы белән очрашабыз. Әлбәттә, бу алай түгел. Ислам дине буенча, җәннәткә беренче булып кем керер икән? Бу ир-ат түгел, хәтта пәйгамбәр дә түгел, ә җәннәткә беренче булып хатын-кыз – фиргәвен хатыны керәчәк», – диде Хәйруллин.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Нет комментариев