Татарстанда биеклектән егылып ике ир-ат үлгән
Чаллыда биеклектән егылып ике ир-ат үлгән. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
Кичә иртән 7/02 номерлы йорт подъездыннан узып баручы җирдә яткан кешене күреп, полиция чакырткан. Хокук сакчылары 55 яшьлек ирнең күрше йортта яшәвен ачыклаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига якынча иртәнге алтыда булган.
Шул ук көнне кичен тугызынчы кат тәрәзәсеннән 51нче комплекста яшәүче егылып төшә. Өлкән яшьтәге ирнең мәетен улы егылганнан соң бер сәгатьтән соң табып ала.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/19/171838/
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев