Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Балның файдасы

Моның өчен аны көн саен бер калак кабу да җитә.

Без үзебезнең сәламәтлекне ныгыту өчен бар авырулардан да ярдәм итә торган “тылсымлы дару” эзлибез. Шул эзләгән даруны табигатьтән табарга мөмкин булуын уйлап та карамыйбыз. Мәсәлән, гади генә балның сәламәтлек өчен файдалы булуына күпләр игътибар да итмидер. Тик моның өчен аны көн саен бер калак булса да кабарга кирәк.

Беренчедән, тән тиресе яхшыра. Бал организмны токсиннардан тазарта. Аның антибактериаль сыйфаты да тән тиресен чистартуга яхшы йогынты ясый. Күпләр балдан маска ясый, ул тынычландыра һәм битне чистарта.

Артык гәүдә авырлыгын “яндыра”. Гадәттә артык килограммнары булган кешеләргә табиблар һәм экспертлар шикәрне күп ашамаска куша. Менә шунда бал ярдәмгә килә дә инде. Шикәрне бал белән алыштыру йөрәк-кан тамырлары авыруын булырмау өчен дә файдалы.

Бал кандагы холестеринны киметүгә дә сәләтле. Андагы витаминнарның һәм минералларның “начар” холестеринны организмнан чыгаруга ярдәме тия.

Бал яратучылар йөрәк авыруы белән сирәк чирли. Ир-егетләр арасында үткәргән тикшеренүләр балның кандагы антиоксидантларны күтәрүен, ә бу йөрәк өчен файдалы булуын күрсәткән.

Шулай ук бал хәтерне һәм ашказан эшчәнлеген яхшырта, нервыларны тынычландыра.

Нервыларыгыз какшап киттеме? Көн саен бер калак булса да бал кабып куегыз. Бу татлы һәм файдалы ризык хәтерне һәм ашказан эшчәнлеген яхшырта, нервыларны тынычландыра.

 

Фото: татар-информ

 https://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/balnyn-faidasy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев