Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск бакчачыларына: сентябрьдә бакча эшләре

Сентябрь- бакчага керткән хезмәтнең нәтиҗәсен күрә торган ай. Кышка әзерләнә башларга да вакыт.

Сентябрь башында җиләк-җимеш агачларын утырту өчен чокыр казыйлар. 20 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр утыртып өлгерергә.

Карлыган, крыжовник, кара миләш, зелпенең картайган ботакларны кисегез, төпләренә туфрак өегез. Бу- тамырларны өшүдән саклый. Кышка әзерлекләрен арттыру өчен, фосфорлы-калийлы ашлама белән тукландырырга кирәк.

Сентябрь аәзагында кура җиләге сак кына җиргә бөгәләр. Чирләрне кисәтү өчен 1%лы бордос сыекчасы сиптерергә була.

Агачлардан тозакларны алыгыз һәм кәүсәләрне агартыгыз.

Чыганак: “Ирек мәйданы”

фото: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев