Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

13 – 19 ИЮЛЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар, тирә-яктагыларны чибәрлегегез һәм сөйкемлегегез белән җәлеп итәрсез. Атна мөһим карарлар кабул итү һәм килешүләр төзү өчен бик уңышлы. Яхшы керемнәр булуы ихтимал. Шулай да, акчаны уңга-сулга туздырып йөрмәгез. Ялгызларны романтик очрашулар көтә. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, атна башыннан кәефегез яхшы булыр. Тормышыгызны үзгәртерлек мөһим очрашулар көтелә. Тырышып эшләгәндә генә уңышка...

Кучкар (21.03-20.04)лар, тирә-яктагыларны чибәрлегегез һәм сөйкемлегегез белән җәлеп итәрсез. Атна мөһим карарлар кабул итү һәм килешүләр төзү өчен бик уңышлы. Яхшы керемнәр булуы ихтимал. Шулай да, акчаны уңга-сулга туздырып йөрмәгез. Ялгызларны романтик очрашулар көтә.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, атна башыннан кәефегез яхшы булыр. Тормышыгызны үзгәртерлек мөһим очрашулар көтелә. Тырышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Руль артында утыручылар юлда сак булыгыз, ашыгу яхшыга илтми. Якыннарыгыз белән тату яшәгез.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, бу атнада күбрәк ял итегез, эш турында гына уйламагыз. Атна уртасы бизнес мәсьәләсен хәл итәр өчен бик уңышлы. Бакча эшләре белән мәшгуль булырсыз. Моңарчы булмаган сәләтегез барлыкка килүе ихтимал. Ял көннәрен гаиләгез белән табигать кочагында үткәрегез.
Кысла (22.06-22.07)лар, хезмәт­тәш­ләрегез белән мөнәсәбәтегез кис­кенләшкән, шулай да эшегездә уңышка ирешерсез. Атна, гомумән, сезнең өчен бөтен яклап та уңышлы булыр. Якыннарыгызга сезнең игътибар кирәклеген онытмагыз. Акчалы эш тәкъдим итсәләр, шәхси тормышыгызны икенче планга куярга туры киләчәк.
Арыслан (23.07-22.08)нарны файдалы танышу-очрашулар көтә. Ялгыз кызларга уңышлы гына кияүгә чыгар өчен бу бик зур мөмкинлек. Ир-атлар атна дәвамында тырышып эшләсә, уңышка ирешәчәк, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Бизнес белән шөгыльләнүчеләр тирә-яктагыларга артык ышанучан булмасын.
Кыз (23.08-22.09)лар, үз эшегезне дә яхшы алып барырсыз, дусларыгыз һәм туганнарыгызга да бик теләп ярдәм итәрсез. Бернәрсәне дә ашыгып эшләмәгез, юкса хата ясавыгыз ихтимал. Яңа танышларыгызга ышанып бетмәгез. Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, имгәнүдән сакланыгыз.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, бу атнада сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, югыйсә хроник авыруларыгыз көчәергә мөмкин. Сезгә күбрәк ял итәргә кирәк. Мөһим очрашуларны, сәяхәткә баруны кичектереп торыгыз. Эштә яңа тәкъдимнәр булса, ризалашырга ашыкмагыз, чөнки финанс хәлегезгә ул файда китермәячәк.
Чаян (24.10-22.11)нар өчен атна бик үк уңыш китермәс, тик мөһим булачак. Һәр адымыгызны уйлап эшләгез. Атна дәвамында арып-талып эшләү сәбәпле, шәхси тормышыгызга вакытыгыз җитмәс. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, яхшы гына керемнәр көтелә. Шәхси планнарыгызны беркем белән дә уртаклашмагыз.
Укчы (23.11-21.12)лар, атна башында бурычларыгыздан арынырга киңәш ителә. Сез үз эшегезнең остасы, шуңа да уңыш елмаеп кына торыр. Дусларыгыз белән ачуланышу бер яктан күңелле булмаса да, икенче яктан карасаң, аларның чын йөзләрен күрер өчен бик яхшы мөмкинлек. Шулай да, артыгын кыланып җибәрмәгез.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, эш һәм гаиләгездәге мәшәкатьләрне хәл итәр өчен күп көч һәм вакыт кирәк булачак. Бу атнада бурычларыгыздан арынырга тырышыгыз. Ял көннәренә зур планнар корып әзерләнерсез. Финанс хәлегезне тагын да яхшырту өчен югарыда утыручы танышларыгызга мөрәҗәгать итәрсез.
Сукояр (19.01-18.02)лар өчен атна шәхси тормышны җайлар өчен дә, мөһим килешүләр төзер өчен дә уңышлы. Башлаган эшләрне тәмамлап, киләчәккә яңа "нигез" салу турында уйларга вакыт. Нәрсәгә сәләтле икәнегезне яшерергә кирәкмәс. Үзегез белән горурлана аласыз, шулай да "йолдыз" чире кагылмасын.
Балык (19.02-20.03)лар, атна дәва­мында уңыш сезнең яклы булачак. Финанс хәлегез яхшырыр, эшегездә макталырсыз. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Шат күңеллеләрне файдалы танышу-очрашулар көтә. Ял көннәрегез күңелле үтәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп