2026 елда Татарстанда Сабантуй көннәре билгеле
ҖӘМГЫЯТЬ

2026 елда Татарстанда Сабантуй көннәре билгеле

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул турыда указга кул куйган.

Указда искәртелгәнчә, Татарстан Республикасы авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән, республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) Сабан туе – 2026 елның 6-7 июнендә, Чаллы шәһәрендә – 2026 елның 13 июнендә, Казанда исә 2026 елның 20 июнендә узачак.

Каравон бәйрәме 23 майда Лаеш районында узачак.

 

Чыганак һәм фото: Татар -информ

 


Нет комментариев