Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

28 декабрь - 3 гыйнвар атнасына йолдызнамә

Кучкар Бу вакыт аралыгында кучкарларга эре әйберләр сатып алырга киңәш ителми, гомумән, финанс чыгымнарыннан баш тарту яхшырак булыр. Иҗат белән шөгыльләнегез – йолдызлар сезгә илһам өстәп торачак. Көтелмәгән вакыйгалар килеп чыкса, сездән җитез реакция һәм мәсьәләне шунда ук хәл итү соралачак.


Үгезбозау
Йолдызлар фаразы буенча, бу атна сезнең өчен ике яклы булачак. Бер караганда бар да сезнеңчә барса, икенче вакытта гел киртәләргә юлыгу ихтималы бар. Яхшылык начарлыкка, негатив әйберләр позитивка әйләнергә мөмкин. Үзегезне алдамагыз, аек эш итегез. Яңа елга әзерлек өйдә киеренкелек тудырырга мөмкин, шуңа күрә хисләрне тыеп тору яхшырак.


Игезәкләр
Үзгәрүчән ситуациягә тиз яраклашырга, кыю карарларны кичектерми кабул итәргә кирәк, барган вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алыгыз. Эшләрдән курыкмагыз. Әлеге вакыт аралыгын иҗатка багышлаган игезәкләр уңышка ирешәчәк – сез чыннан да гадәти булмаган карарлар эзләп табачаксыз. Акча белән саграк эш итегез.


Кысла
Атна кыслалар өчен шактый тыныч булырга тора, ләкин ул планнарыгызны үзгәртә алырлык көтелмәгән шартлар барлыкка килүе турында кисәтә. Килеп чыккан хәлләр аркасында сезгә карарларны гадәттәгедән тизрәк кабул итәргә кирәк булыр. Яңа ел алды көннәрендә сез барлык эшләрне төгәлләп, бурычны үтәү хисе белән, яхшы гына ял итә алачаксыз.


Арыслан
Сезнең яшәү көче хәзер бик югары дәрәҗәдә. Авыр эшләр дә сезгә җиңел бирелә. Тулаем алганда, имин чор. Ялларга таба акчалата керемнәр көтелә, алар сез көткәннән дә зуррак булачак. Хисләр киеренкелегеннән котылу өчен физик күнегүләр эшләү яхшы. Якыннарыгызның киңәшләренә колак салу файдалы булыр.


Кыз
Әлеге вакыт аралыгы кызлар өчен финанс хәлен яхшырту билгесе астында узачак. Эшлекле партнерлар белән элемтәләрне көйләү өчен бик уңай чор. Яңа планнар кора башларга була, уңыш сезгә елмаймый калмас. Әлбәттә, көчегезне кызганмаска кирәк булачак, моңа әзер торыгыз. Атнаның икенче яртысында якыннарыгыз белән ызгыш чыгудан сакланыгыз.

 

Үлчәү
Йолдызлар сезгә физик күнегүләр ясарга, актив рәвештә ял итәргә, дуслар белән күбрәк аралашырга киңәш итә. Хатын-кызларга хас булган күңел җылылыгы, ышанучанлык, олы йөрәкле булуны кешеләр аңламаска мөмкин.  Шуңа күрә мөнәсәбәтләрдә уңышсызлыклар булуы мөмкин. Ир-артларга кешеләргә карата таләпчәнлек күрсәтмәскә киңәш ителә.


Чаян
Бу чор күптән җыелып килгән фикерләрне һәм кемнеңдер теләкләрен  тормышка ашыру өчен бик  туры килеп тора. Тирә-яктагылар сезгә бик урынлы, төпле киңәшләр бирә, колак салыгыз. Акча эшләү өчен яхшы вакыт: сезнең өлешкә төшкән бар нәрсәне дә башкарып чыга алачаксыз. Иҗади сәләтләрегезне кушып эшләгез, иң катлаулы бурычларны да үти алырсыз.  
Укчы
Әгәр дә сез күп эшләргә әзер булсагыз, зур керемнәр ала алачаксыз. Моңарчы чишелмәслек кебек тоелган мәшәкатьләрне хәл итүне җиңел башкарып чыгарсыз. Төрле сәбәпләр белән онытылып барган элекке элемтәләрне искә төшереп яңартсагыз бик әйбәт булыр. Ялларны дусларыгыз белән үткәрегез, якшәмбе көнне якыннарыгыз белән финанс сорауларын хәл итмәгез.
Кәҗәмөгез
Уңышка ирешү өчен бу атнада максималь рәвештә кулыгыздан килгәнне эшли алачаксыз.  Шикләнү һәм ялкаулыкны куып җибәрегез. Үз-үзегез булып калырга тырышыгыз. Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчелек белән низаглардан, сүзгә килүдән сакланыгыз. Атна ахыры үткәннәр, киләчәк турында һәм сезнең анда тоткан урыныгыз турында уйлану вакыты булыр.


Сукояр
Атна башы мөһим аралашулар, килешүләр төзү өчен бик уңышлы булыр. Чәршәмбе көнне килеп ирешкән барлык мәгълүматны яхшылап тикшерергә кирәк, төгәлсезлек һәм хаталар булуы ихтимал. Үз өстегезгә артык эш алмагыз. Ялларда вакытны үзегезгә һәм гаиләгезгә багышлагыз.


Балык
Бу атнада аралашуга бик аз вакыт калдырыгыз. Интернетта озак утырудан баш тартыгыз. Эштә сезгә аек акыл белән эш итә белү, үз-үзегезгә ышану кирәк булачак, ышандыру көченә ия булуыгыз да ярдәм итми калмас. Атнаның икенче яртысы шатлыклы, сюрпризларга бай булыр дип көтелә. Ә атна ахырында өй мәшәкатьләре белән шөгыльләнергә туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев