Ана капиталына кагылышлы 3 ЯҢАЛЫК
2018 елдан ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр керә. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге хәбәр итте. Беренчесе, ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак. Тагын бер яңалык - хәзер ана капиталын балага өч яшь тулганчы мәктәпкәчә учреждениеләр өчен түләгәндә файдаланып булачак. Өченче үзгәреш, 2018 елның 1...
2018 елдан ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр керә. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге хәбәр итте.
Беренчесе, ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак. Тагын бер яңалык - хәзер ана капиталын балага өч яшь тулганчы мәктәпкәчә учреждениеләр өчен түләгәндә файдаланып булачак. Өченче үзгәреш, 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 2020 елга кадәр гаиләдә туган икенче балаларга (яки уллыкка алынган гаиләдәге икенче балаларга) кагыла. Ана капиталы хисабына балага 1,5 яшь тулганчы ай саен түләүләр каралган.
Дөрес, моңа Татарстанда уртача кереме бер кеше башына 13 713 сумнан артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала. Гаиләдәге һәр кешенең соңгы 12 айдагы керемнәрен исәпкә алачаклар. Ай саен 8490 сум пособие түләү каралган. Түләүләр ай саен ананың кредит учреждениесендәге исәп счетына күчерелеп барачак. Һәр кеше аны үз кирәгенә файдалана ала.
Шунысы да мөһим, пособиеләр елга бер генә тапкыр билгеләнә. Ел узгач, кабат керемнәр турында документлар җыеп тапшырасы булачак. Айлык түләүләрдән баш тартып, ана капиталын рөхсәт ителгән башка максатларда да файдаланырга була.
Ана капиталын өлешләп алу өчен кирәкле документларны теркәлү урыны буенча пенсия фондына, шулай күп функцияле үзәкләргә тапшырырга мөмкин.
Балага бер яшь тә биш ай тулганчы бирелә торган пособиеләрне алыр өчен документлар тапшырганда кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:
әгәр дә балага алты ай тулганчы гариза тапшырсагыз, түләүләрне бала туган көннән исәпләп һәр ай өчен бирәчәкләр. Алты ай тулып узганнан соң мөрәҗәгать итсәгез, шул көннән алып кына пособие билгеләнә. Пенсия фондына ана капиталы сертификатын алыр өчен гариза тапшырганда, берьюлы пособие билгеләүне сорап та мөрәҗәгать итәргә була.
Фото: politsib.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев