Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ата-бабалар моңы: Лениногорск музыка мәктәбендә “Татнефть” компаниясе “Тургай” этник ансамбль оештырды

Лениногорск балалар музыка мәктәбендә “Татнефть” компаниясе “Тургай” этномузыкаль ансамблен оештырды.

Бу – гади генә моңнар түгел, бу – безнең ата-бабалар моңы, чын татар милли көйләре. Ятаган, кыл-кубыз кебек үзенчәлекле уен коралларында уйнаган көйләр, әлеге уен коралларыннан агылган моң, аһәң бөтен күңелне айкый. Идел буе халыкларының  борынгы музыка кораллары озак вакытлар онытылып торды. Ә күптән түгел «Татнефть» проекты ярдәмендә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы яңа гына эшли башлаган һәм тәҗрибәле башкаручылар кулларында аларга янәдән җан керде. 

Лениногорск балалар музыка мәктәбе базасында компания ярдәмендә  «Тургай» этномузыкаль ансамбле оештырылды. Балалар инде ярты ел шөгыльләнәләр һәм репертуарны тамашачыларга тәкъдим итәргә әзерләнәләр.

 Әгәр элек Лениногорск музыка мәктәбенең яшь музыкантлары бу уен коралларын картиналарда гына күргән булсалар, хәзер исә һәр репетиция саен аларны үз кулларына алалар һәм үзләрендә мондый коралларда уйный алу ышанычын тоялар. 

“Безнең музыка мәктәбендә 330 бала белем ала. Фортепиано, кыллы, тынлы, халык, хор бүлекләре бар һәм эстрада вокалны  ачтык. “Тургай” – “Татнефть”нең махсус эксперименталь проектының бер өлеше. Компания үзенең социомәдәни программасы кысаларында этномузыкаль профиль проектларын да башлап җибәрә, аерым алганда, сүз Идел буе халыкларының борынгы музыкаль мәдәниятен торгызу турында бара», - дип сөйли Лениногорск музыка мәктәбе директоры Анна Хлапова.

Коллективка булачак башкаручыларны теләк буенча Лениногорск музыка мәктәбе укучылары арасыннан алганнар. Ансамбль нефтьчеләрдән борынгы уен кораллары һәм милли концерт костюмнары алды. «Тургай»га берничә ай гына узса да, кызлар-малайлар  инде беренче уңышларын ясый.

“Узган елның сентябрь аеннан мин яңа уен коралы -  ятаган белән таныштым, аңарда уйнарга өйрәнәм. Миңа бу инструмент бик ошады. Ул миндә бик күп хисләр-эмоцияләр уята, аларны хәтта сүз белән аңлатып булмый”, - ди ансамбльдән Тахминә Исламова.

"Моңарчы мондый уен коралларында уйнаганым юк иде. Һәм миңа сынап карау бик кызык булды. Фортепианодагы кебек үк, ятаганда ноталар тәртип буенча бара. Тик “до” нотасыннан түгел,  “ля”дан башлана”, - ди Зарина Усманова.

Бу уен коралларының мөмкинлекләре шактый киң. Ятаган белән кыл-кубыз үләннәр кыштырдавын, җил искәнен, кошлар тавышын, даладагы атлар тоягы тавышын, шулай ук хәзерге шәһәр ритмын тапшырырга сәләтле. Элек аларда бәет башкаручыларга көй тудырганнар.

Инструментлар бик сизгер: алар температура һәм дымлылык үзгәрешләренә дә тәэсир итә. Кызлар һәм малайлар  балалар музыка педагоглары җитәкчелегендә генә түгел, «Татнефть»нең башка этномузыкаль коллективлары җитәкчеләреннән дә мастер-класслар вакытында белем алалар. Алты ай эчендә “Тургай” ның халык композицияләреннән зур булмаган репертуары барлыкка килгән.
Иң мөһиме, проектта катнашучылар инструментларда уйнарга өйрәнү белән бергә, алар ата-бабаларының тарихын һәм мәдәниятен саклаучылар булып торалар.

Фикерләр
Анна Хлапова, Лениногорск балалар музыка мәктәбе директоры:
-    «Татнефть» проекты безгә яңа мөмкинлек бирә. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән халык музыка коралларын балалар бик теләп үзләштерә. Безнең уңышлы нәтиҗәләребез бар. Узган ел декабрьдә Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсында «Традицион халык уен коралларында башкаручылар» номинациясендә безнең «Тургай» икенче урынны алды. Бүген оркестрда ун яшь музыкант бар. 


Вилдан Галимов, «Тургай» ансамбле катнашучысы:
-    Мин ятаган уен коралын ошаттым. Бу уен коралы тарихын һәм татар  Идел буеның башка халыклары тарихын өйрәнә башладым. Боларның барысы да башкаларга да кызык булырга мөмкин. Шуңа күрә мәктәптә әлеге инструмент турында проект эшли башладым. Докладны безнең оркестр чыгышыннан видео белән тулыландырдым. 


Ралина Шәрипова, “Тургай” ансамбле катнашучысы:
-    Мин кыл-кубызда уйныйм.Башта без «Галиябану», «Туган тел» җырларын үзләштердек. Бүген катлаулырак «Пар ат» һәм «Каз канаты» көйләрен башкарабыз.
 

Фото: Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев