«Авыл ипотекасы» өчен ана капиталын беренчел кертем итеп файдаланырга рөхсәт бирелә
Россия Хөкүмәте 27 октябрьдә кабул иткән карар нигезендә «Авыл ипотекасы» дәүләт программасының гамәли көче киңәйтелде. Хәзер ана капиталын беренчел взнос өчен файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Элегрәк Кагыйдәләрдә мондый күрсәтмә булмады һәм банклар заемчыны кире кага ала иде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
2021 елдан ипотека кредиты биеклеге биш каттан артмаган күпфатирлы йортлардан торак урыннар сатып алу өчен бирелә ала. Моңа кадәр Кагыйдәләрдә андый чикләүләр юк иде. Моннан тыш, киләсе елдан торак төзү өчен ипотека кредитынннан файдаланганда, җир кишәрлеге заемчыга милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, 2021 елдан кредит шартнамәсенә карата, сатып алынган яки төзелгән торак урынында заемчыны милек хокукы теркәлгән көннән алып ярты ел эчендә мәҗбүри теркәү турында таләп барлыкка киләчәк. Әлеге шарт, шулай ук кредит алган көннән ике ел эчендә торак йортны төзеп бетерү турындагы таләпләр бозылган очракта, банк ипотека буенча ставканы яңадан карарга мөмкин.
Авыл ипотекасы еллык 3 процент ставка белән (ипотеканы иминиятләштергәндә 2,7 процент) 25 елга кадәр бирелә, кредитның максималь суммасы — 3 млн сум. Авыл җирлегендә йорт, фатир, җир кишәрлеге сатып алырга яки төзергә мөмкин. Ипотека алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала.
Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2020 елның 5 мартындагы 48/2-пр номерлы боерыгы белән расланган. Авыл территорияләренә авыллар, бистәләр һәм авыл агломерацияләре, ягъни 30 меңгә кадәр халкы булган шәһәр тибындагы бистәләр һәм кечкенә шәһәрләр керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев