Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында ипотеканы биш процентка бирергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзалары төзелешкә күпләп ташламалы ипотека бирергә тәкъдим итте.

Тармакка ярдәм итү чарасы буларак, әлеге тәкъдимне якын арада вице-премьер Марат Хөснуллинга җибәрәчәкләр, дип сөйләгән комитет рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев «Известия» басмасына.

Парламентарийлар тәкъдиме буенча, махсус программа кысаларында Үзәк Банк банкларның югары ышанычлы ипотека портфельләрен залог итеп кабул итәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости яза.

«Милек итеп рәсмиләштерелгән торак өчен бирелгән кредитлар күз алдында тотыла. Аларның ипотека заемнарына ике елдан да ким булмаган күләмдә хезмәт күрсәтелгән һәм алар буенча бурыч 0,15 проценттан артмаска тиеш. Үзәк Банк мондый залогы булган банкларга ике проценттан да артмаган кредитлар бирәчәк, кредит оешмаларына процент ставкасын өч процентка кадәр арттырырга мөмкин булачак», — дип аңлата басма.

Кошелев билгеләп үткәнчә, программа төзелеш тармагына ярдәм итәргә һәм ипотеканы отышлы итәргә ярдәм итәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/business/09-03-2022/d-l-t-dumasynda-ipotekany-bish-protsentka-birerg-t-k-dim-ittel-r-5850911

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека