Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатирыгызны су баса

Фатирыгызны күршеләр суга батырды яисә фатир эчендә авария чыгып, су акты, ди. Түбәндәге тәкъдимнәр сезгә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үз хокукларыгызны якларга ярдәм итәчәк. Иң беренче итеп, кичектергесез рәвештә телефон аша торак эксплуатация оешмасының диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз. Мөрәҗәгатегезнең номерын һәм диспетчерның фамилиясен сорарга онытмагыз. Ул сезгә киләчәктә кирәк булачак. Авария-ремонт эшләре...

Фатирыгызны күршеләр суга батырды яисә фатир эчендә авария чыгып, су акты, ди. Түбәндәге тәкъдимнәр сезгә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үз хокукларыгызны якларга ярдәм итәчәк.

Иң беренче итеп, кичектергесез рәвештә телефон аша торак эксплуатация оешмасының диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз. Мөрәҗәгатегезнең номерын һәм диспетчерның фамилиясен сорарга онытмагыз. Ул сезгә киләчәктә кирәк булачак.
Авария-ремонт эшләре үткәргәннән соң, торак хуҗалыгы яисә ремонт ясаган оешма вәкилләреннән авариянең чыгу сәбәпләрен аңлаткан кәгазь яздырып, аның копиясен үзегезгә алып калыгыз.
Әлеге төр авария фатирыгызда килеп чыккан һәм аңа сезнең катнашыгыз юк икән, югарыда әйтелгәннәрне эшләү мөһим.
Исегездә тотыгыз! Фатирда ремонт ясаган көннең датасын һәм аны ясаучы кешенең фамилиясен һәрвакыт язып алырга кирәк. Ремонтны торак-коммуналь хуҗалык белгечләре ясаса тагын да әйбәтрәк. Читтән чакырылган кеше ясаган ремонтка җавап бирүчеләр табылмаячак.
Озын-озакка сузмыйча, төзелгән акт нигезендә, торак оешмасыннан башкарылган ремонтның күләме, тотылган материаллар һәм финанслар турында ведомость төзүне таләп итегез. Аларны һәрвакыт ашыктырып торыгыз, юкса онытулары бар. Эшегез 10 - 15 көнгә сузылып, артып та китә икән, дәүләт торак инспекциясенә шикаять языгыз. Аның адресын һәм телефон номерын сезгә хезмәт күрсәтүче торак оешмасы бирергә тиеш.
Тикшерү булган очракта торак-коммуналь хуҗалыктагы кешегә яисә оешманың үзенә штраф салынырга мөмкин. Моннан тыш, алар исәбеннән ремонт та ясалачак.
Мебель сатып алганда игътибарлы бул!
Йорт җиһазлары турында түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:
- аның функциональ билгеләнеше;
- нинди материалдан ясалган булуы;
- сатып алучыга китерү вакыты һәм китерү төре.
Сатылучы товарның үрнәкләре сәүдә залында урнаштырыла. Моннан тыш, сатып алучыларга аны карау өчен каршылыклар күрсәтелмәскә тиеш. Сатучы йорт җиһазларын сатканчыга кадәр аны әзерләсен һәм күрсәтсен иде. Монда җиһазларның комплектлыгы, җыю өчен мөһим схемалар, детальләр, шулай ук гарнитур составына керүче барлык тартма-әрҗәләр керә.
Сатып алган очракта сатып алучыга сәүдә чегы бирелә. Анда товарның һәм сатучының исеме, артикулы, җиһазларның саны, һәр җиһазның аерым бәясе һәм барлык җиһазларның бәясе, материалның төре күрсәтелә.
Килешүдә күрсәтелмәгән булса, җиһазны китерү һәм җыю аерым түләү буенча башкарыла.
Әгәр дә, кулланучы буларак хокукларыгызны бозалар дип уйласагыз, ТР, Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, 26 нчы йорт адресы, 22-21-33, 22-21-44, 22-21-66 телефоннары буенча республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп, консультация ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кићђш