Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Фирдүс Тямаев федераль каналда татарча җырлаган

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия 1» каналында Андрей Малаховның «Песни от всей души» дигән шоуда катнашкан.

Бу хакта артист социаль челтәрләрдәге битендә сөйләгән. Тапшыру төшерелгән, ә эфирга чыгу көне соңрак билгеле булачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Тапшыруны төшерү вакыты алты сәгатькә якын дәвам иткән. Тапшыруны төшергәннән соң ук артист командасы кире Казанга кайтып киткән.

«Без үз җырларыбызны җырлауга ирештек. «Сандугач»ны русча һәм татарча җырладык, шулай ук «Алдама»ның бер куплетын җырладык. Баянга «Тала-тала» җырын җырлыйсы килсә дә, вакыт җитмәде. Аның каравы «Калинка» яңгырады. Барысы да матур үтте, без бүләкләр тапшырдык. Барыгызга да рәхмәт», - дип сөйләгән Тямаев.

https://tatar-inform.tatar/news/firdus-tyamaev-federal-kanalda-tatarca-yrlagan-5924263

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев