"Җиңел" тәмәкеләр бетерелә
Соңгы елларда Россиядә тәмәкегә каршы көрәш аеруча активлашты. Яңа закон шулкадәр катгый ки, халыкка ерак араларны якынайтучы самолет һәм поездларда гына түгел, ә вокзал һәм аэропортларда да тәмәке тарту тыелды. Әлеге шау-шулы закон турында фикер алышулар хәзер дә тынмый. Тәмәкегә каршы канунның артык катгый булуын Россиянең кайбер депутатлары да ассызыклый....
Тәмәкегә каршы канунның артык катгый булуын Россиянең кайбер депутатлары да ассызыклый. Алар Дәүләт Думасына әлеге законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәр белән әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора. Мәсәлән, Дәүләт Думасының киләсе утырышында берьюлы 2 шундый закон проектын карарга әзерләнәләр. Алар аэропорт һәм вокзал территорияләрендә тәмәке тартуны рөхсәт итә. Шул ук вакытта депутатлар аэропорт һәм вокзал эчләрендә тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдыру кирәклеген дә ассызыклый. Тик шунысы билгеле, әлеге закон проектлары профильле комитетларда яклау тапмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев