Кальцийның 4 дошманы
Сөякләр нык, буыннар сәламәт булсын өчен дүрт төрле эчемлектән ерак торырга кирәк, ди белгечләр.
Ник дигәндә, алар барысы да организмга кальций үзләштерергә комачаулый, булганын да юып чыгара.
Газлы су, энергетиклар. Алар составындагы фосфор кислотасы – кальцийның төп дошманы. Шикәр күпкә китсә, организмда ялкынсыну башлана. Шуңа күрә газлы су, энергетиклар белән мавыккан кеше еш кына буыннар сызлаудан зарлана, артык авырлыктан интегә, хәтта симерү диагнозы куелырга мөмкин.
Пакеттагы соклар. Алар да шул ук шикәр, төрле зарарлы консервантлар, кушылмаларга бай. Составында фруктоза күп булу белән дә аерылып торалар. Аның аркасында тукымаларда ялкынсыну башланырга, артык авырлык пәйда булырга мөмкин. Болар барысы да буыннарга зыян сала.
Исерткеч эчемлекләр. Алар организмдагы кальций алмашын гына бозып калмый, сөяк һәм кимерчәк тукымасындагы күзәнәкләрне дә зарарлый.
Каһвә. Бу – бик үзенчәлекле эчемлек. Чамасын белеп кулланганда ул подагра килеп чыгу ихтималын киметә, күпкә китсә, организмдагы кальцийны юа. Моннан тыш каһвә нерв системасын ярсыта. Шуңа күрә каһвә белән мавыккан кешеләргә организмдагы кальций күләмен даими тикшертеп, тулыландырып торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев