«Кара итәкләрен җилпи-җилпи авыл өстенә сагыш атлады»
Райондашыбыз Гөлфия Шәйдуллинадан күңел түренә керерлек кичерешләре.
Мөэмин- Каратай авылында яшәп гомер итүче күршеләрем, Сафиуллин Расыйм белән Резидә үзләренең йөрәк пәрасын, уллары Ринатның соңгы туен үткәреп, Аллаһы Тәгалә хозурына, бакыйлыкка озаттылар. Аларның иңнәренә төшкән авыр кайгыларын, чиксез зур югалтуларын чын күңелдән уртаклашам.
Күркәм сабырлыклар телим, сабыр канатыгыз сынмасын. Ринатыбызның тәннәре рәхәттә, җаннары җәннәттә булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын. Каберләре Коръән, ислам, иман нуры белән яктыртылсын.
Тыныч йокла, Ринат иркәм, тыныч йокла. Ихтирам белән Гөлфия апагыз.
Моңсу гына булып сызылып таңнар атты,
Авыл өстен сагыш каплады.
Кара итәкләрен җилпи- җилпи
Алга таба кайгы атлады.
Ана карынында языладыр
Бәндәләрнең үтәр юллары.
Резидә белән Расыймның да
Соңгы юлга бара уллары.
Язмышлардан узмыш юктыр, диләр
Кеше урынына кеше керәлми.
Имән кебек таза, матур чагы
Ул бит бик яшь әле, диәлми...
Бүген соңгы туе Ринатыбызның
Сөлек кебек иде буйлары,
Керсез иде аның күңелләре,
Һәрчак матур булды уйлары.
Тыныч йокла, Ринат иркәм, тыныч йокла,
Урының булсын җәннәт түрләре.
Бергәләшеп, әйдә, дога кылыйк
Нурлы булсын, диеп гүрләре.
Калганнарга, Раббым, сабырлык бир,
Бала әрнүләре күргәндә.
Сабыеңны үз кулларың белән
Җирнең куенына биргәндә.
Хәсрәт дәрьялары ай- яй тирән,
Йөрәкләрдә яна ут көйрәп.
Әй, Раббым, бирче сабырлыклар
Ринатсыз... син яшәргә өйрәт....
Гөлфия Шәйдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев