Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кереме түбән гаиләләргә 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр

Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.

Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән кереме түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.

«Дәүләт гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшләячәк. Бу — безнең өчен өстенлек… Без яңа карар кабул итәргә — кереме югары булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр билгеләргә, аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге чара 1 апрельдән гамәлгә керәчәк, гаиләләр беренче түләүләрне майда алачак», — дип искәртте Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән котлаганда.

РФ Президенты билгеләп үткәнчә, көмәнле хатын-кызлар, җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче һәм кереме югары булмаган гаиләләр өчен дәүләт тарафынан айлык түләүләр каралган инде. Мондый ярдәмне 8-16 яшьлек балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналар да ала.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев