Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирус чикләүләре кешеләрнең газета -журналларга игътибарын арттыра төшкән

"Татмедиа" генераль директоры Шамил Садыков "Татаринформ" агетлыгына биргән интервьюсында шундый фикердә булуын әйтте һәм "Тик-ток" заманында матбугат чараларының үсеше, туган телдә чыгарыла торган матбугат чараларының ни өчен күбрәк сорала башлавы турында сөйләде.

Узган ел коронавирус чикләүләре  район һәм шәһәрдә чыга торган  газет-журналларга язылу тиражын күпкә киметкән, ә республика матбугатына язылу тиражы 11, 6 процентка, "Татмедиа"дә исә 19, 6 процентка арта төшкән. Аеруча матбугат чараларына альтернатив язылу уңай нәтиҗәләр биргән. 

Хәзер газета -журналларны күпчелек өлкән яшьтәгеләр укый, альтернатив язылу- гадәти язылуга караганда арзангарак төшә. 

"Альтернатив язылуны без алга таба да куәтли төшәчәкбез, болай язылган очракта газета-журналларны редакциягә якынрак яшәгән кешеләр үзләре килеп ала ала, кайбер очракларда редакция үзе алдан килешеп куелган урынга илтергә мөмкин,"- ди Шамил Садыков. Альтернатив "Татмедиа" матбугат чараларына  язылу тиражнын  16 процентка  арттыра төшкән.

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев