Лениногороскилы сорау бирә: кунакханәгә урнаштырудан баш тарттылар, бу законлымы?
Сорау: Ялларда племяннигым белән Казанга барып, алдан сайлаган кунакханәгә урнашырга булдык. Тик администратор 10 яшьлек премяннигымны урнаштырудан баш тартты, чөнки туу турындагы таныклыгы юк иде. Бу законлымы?
Җавап: Әйе, законлы. Россиядә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре буенча, 14 яшькә кадәрге балигъ булмаганннарны кунакханәдә теркәү, аның белән булган әти-әнисе, якын туганы документы һәм балигъ булмаганның туу турындагы таныклыгы нигезендә башкарыла.
ФБУЗ Лениногорск
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев