Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск чәчүне төгәлләү буенча алдынгылар рәтендә

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү эшләре буенча алдынгы һәм артта калганнарны әйтте. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәт йортында брифингта сөйләде.

«Әтнә, Актаныш, Лениногорск, Зәй районнары чәчүне тәмамлады. Тагын җиде район бүген-иртәгә төгәлләргә тиеш», - диде министр. Бу – Мөслим, Алабуга, Балтач, Тәтеш, Сарман, Тукай, Спас районнары.

Тугыз район планлаштырылган мәйданнарның 85 проценттан кимрәк өлешен чәчкән. Бу Чүпрәле, Югары Ослан, Питрәч, Әгерҗе, Саба. Бөгелмә, Баулы, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Алексеевск районнары.

«Географик урынына бәйле рәвештә, Питрәч, Саба, Югары Ослан, Әгерҗе районнары чәчүгә соңрак керешкән иде. Ә Бөгелмә, Баулы, Чүпрәле районнары, эшне беренчеләрдән булып башлап, чәчү эшләрен тәмамларга тиешләр иде, ләкин күрсәткечләре төньяк районнар дәрәҗәсендә генә», - дип искәртте Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, Татарстанда чәчүне 5 июньнән дә соңармыйча төгәлләү ниятләнә.

https://tatar-inform.tatar/news/avyl-xualygy-ministry-respublikada-cacu-buenca-aldyngy-ham-artta-kalgan-raionnarny-aitte-5855315

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск чәчүне төгәлләү буенча алдынгылар рәтендә