Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары Казанда Халыкара конкурсны яулап кайттылар

Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды.

Сайлап алу турыннан соң конкурска Лениногорск укучылары да үтте.  Бу хакта "Культура Лениногорск" хәбәр итә.

Анна Зотеева (2нче мәктәп), Илсаф Сидиков (4нче мәктәп), Азамат Вагизов (11нче гимназия) - башкалабызда шәһәр данын якладылар. 

Азамат белән Анна конкурсның икенче турына да үттеләр. Аның нәтиҗәсе буенча Анна махсус призга лаек булды.

Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз. 

Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы 2011 елдан бирле үткәррелә. 2016 елда конкурс Халыкара статус исемен ала. Анда быел Татарстаннан тыш,  Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә катнашканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев