Лениногорскида 200нче пар теркәлде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 200нче пар теркәлде

Лениногорск ЗАГС бүлегендә бүген, 12 июль көнне 200нче пар теркәлде.

Әлеге бәхетле пар – Эдуард һәм Татьяна Яруллиннар гаиләсе.

Шатлыклы вакыйга белән яшь парны Лениногорск ЗАГС бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Кадрия Хәлимова котлады, аларның бәхетле булуын теләп, никах турында таныклык тапшырды.

2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Яшь парларга бәхет, сәламәтлек теләп калабыз.  


Нет комментариев