Лениногорскида 8 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка алган, алар рәтендә "Лениногорск-информ" журналистлары да
Соңгы көннәрдә Мәскәү һәм кайбер башка төбәкләрдә коронавирус инфекциясе буенча хәлнең киеренкеләнә баруы хакында ишетәбез, укыйбыз, карыйбыз.
Мондый ситуация безгә дә килеп җитмәгәе, алла сакласын. Шуңа да вакцинациялауны тагын да активлаштыру сорала.
Коронавирус олыларны да, яшьләрне дә аямый.
Журналистлар – беренчеләр рәтендә
Шушы көннәрдә “Лениногорск-информ” филиалы – “Заман сулышы”, “Лениногорские вести” газетлары һәм Лениногорск телевидениесе хезмәткәрләре үзәк район хастаханәсенең поликлиникасына барып, «Спутник V» вакцинасы ясатып кайттылар.
Массакүләм мәгълүмат чарасында эшләүчеләр гел вакыйгалар үзәгендә, төрле чараларга, оешмаларга йөри, реклама буенча менеджерлар шулай ук тыгыз аралашуда, шулай булгач, вакцинация безнең өчен бик тә мөһим. Әлеге фикерне “Лениногорск-информ” филиалы директоры Әнисә Мельникова да хуплый, үзе дә прививка кадатты.
Поликлиникага иртәнге сигезгә килеп бастык. Терапевт кабинеты янында кешеләр чиратка баскан иде. Ярый әле, алар хәлгә кереп, безне чиратсыз уздырып җибәрделәр, рәхмәт яусын.
Безгә вакцинациядән соңгы тәкъдим-киңәшләрне җиткерделәр, анкета тутырдык, кан басымын, тән температурасын үлчәделәр, аннары кирәкле кәгазьләр белән прививка ясый торган кабинетка җибәрделәр.
“Спутник V” вакцинасы ике тапкыр ясала, икенчесе беренчесен ясап, 21 көн үткәч булачак. Икенче компонент ясалачак дата күрсәтелгән кәгазьне шәфкать туташы үзеңә биреп җибәрә. Өч көн дәвамында бераз хәлсезлек, бәлки температура күтәрелү, өшү күзәтелергә мөмкин дип әйттеләр поликлиникада. Кичке якта хәлсезлек сизелде, ләкин бу вакытлыча гына булды.
“Заман сулышы” журналисты Исламия Галимова әйтүенчә, үзенә сүз биргән булган, прививка ясатам дип, сүземдә тордым, ди. Ул шулай ук ире белән ял итәргә барырга җыенуларын да әйтте, ә димәк, вакцинация бу чакта тагын да мөһимрәк.
Прививкага алдан язылу өчен үзәк район хастаханәсе поликлиникасына шалтыратырга кирәк. Телефон: 5-05-15. Шулай ук медсанчасть поликлиникасы телефонын да истә калдырыгыз: 9-09-50.
Бүгенге көндә Лениногорск шәһәре һәм районында 8 мең 250 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев