Лениногорскида балалар бакчасы тәрбиячеләре шигырь уку конкурсында катнашты
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида балалар бакчасы тәрбиячеләре шигырь уку конкурсында катнашты

Лениногорскида 12нче балалар бакчасы базасында муниципаль шигырь укучылар конкурсы узды.

Аның максаты - телдән сөйләмне популярлаштыру, китап укуга кызыксынуны арттыру, педагогик хезмәткәрләр арасыннан талантлыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Әлеге конкурста 22 балалар бакчасыннан педагоглар катнашты. Катнашучылар артистлык осталыгын гына түгел, ә текстның мәгънәсенә үтеп кереп, сәнгатьле уку күнекмәләре дә күрсәттеләр. Рус һәм чит ил язучыларының әсәрләре яңгырады.

Конкурс җиңүчеләре:
Романова Ольга  - 31 нче  балалар бакчасы тәрбиячесе;
Фәсхетдинова Айсылу -23 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
Әхмәтова Гөлгенә  -2 нче балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе.


Нет комментариев