Лениногорскида бер тәүлектә ике янгын булды
Лениногорск янгын сүндерүчеләре узган тәүлектә ут белән көрәштеләр
27 гыйнварда 11 сәгать 14 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә шәһәрдә, Ленин урамы 29нчы йортта фатир януы турында хәбәр килә.
Янгын 12 квадрат метрлы йокы бүлмәсенә зыян сала. Бүлмәдәге мебельләр һәм әйберләр янып бетә. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.
28 гыйнварга каршы төндә, иртәнге 3 сәгатьтә Керкәле авылында Совет урамында янгын дип хәбәр итәләр.
Янгын сүндерүчеләр урынга кузгала. Янгын нәтиҗәсендә мунча һәм утынлык тулысынча янып бетә. Зыян килгән мәйданның күләме – 20 квадрат метр.
Янгынның беренчел сәбәбе – мичнең төзек булмавы, дип хәбәр итә редакциягә Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге профилактика начальнигы Дамир Вильданов.
«Күзәтчелек һәм профилактика эше бүлеге кисәтә: янгыннар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Электр приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозганда, ут белән саксыз эш иткәндә, мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозганда – һәркайда кеше факторы бар!
Урында яткан килеш тәмәке тартмагыз, өйдә үткәргеч белән проблема булса, электрчелтәренә артык йөкләнеш китермәгез. Янгын булганда 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз», – ди белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев